ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: Республикада язгы чәчү тәмамланды диярлек

2016 елның 22 мае, якшәмбе

Татарстанда сабан культуралары 1,7 мең га яки барлык мәйданнарның 97 процентында чәчелгән. Хәзер соңгы культураларны чәчү, бәрәңге һәм яшелчәләр утырту бара. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. "Республикада чәчү тәмамланды диярлек", - диде ул.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

1,7 млн гектарның 1045 мең гектары  (99 процент ) - бөртекле культуралар, шикәр чөгендере - 63 мең гектар (99 процент), көнбагыш - 103 мең гектар (93 процент).

Марат Әхмәтов сүзләренчә, икенче мөһим мәсьәлә - терлек азыгы әзерләү. Сарман, Зәй, Тәтеш, Мамадыш, Минзәлә, Лениногорск, Алекссевск районнары бу эшкә керешкән инде.

"Икенче атнада без күпъеллык үләннәр әзерләргә керешергә тиеш. Аларның мәйданы шактый, 500 мең га тирәсе", - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.   

Шуннан Марат Әхмәтов агымдагы елның 4 аенда авыл хуҗалыгы производствосы нәтиҗәләре турында хәбәр итте, аеруча терлекчелек турында сөйләде. 

Хуҗалыкларның бөтен категорияләре буенча продукциянең тулаем күләме - 52,9 млрд. сум, былтыргы белән чагыштырганда 102 %.

Терлек башы саны авыл хуҗалыклары берлекләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 2016 елның 1 мена 755 мең баш эре мөгезле терлек, 444,8 мең баш дуңгыз, 57,2 мең баш сарык, 6,3 мең баш кәҗә тәшкил итә. 

Гомумән республикада эре мөгезле терлек башы санын саклап калдылар, сыер башы һәм дуҗгыз башы буенча, диде Марат Әхмәтов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International