Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Иннополис" махсус икътисадый зонаның күзәтчелек советы узды

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" махсус икътисадый зонаның күзәтчелек советы утырышын үткәрде. 

Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. 

Күзәтчелек советы "Иннополис" МИЗ резидентлары булырга теләгән 5 компания проектын раслады, инвестицияләрнең гомуми күләме - 2,1 млрд. сум. 

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләп белдергәнчә, хәзерге вакытта Иннополис мәйданчыгында эшләү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру өчен бөтен көчне куярга кирәк. 

Беренче проект мобиль җайланмалар белән идарә итү өчен үз илебезнең ачык мобиль платформасын әзерләүне планлаштыра. "Ачык мобиль платформа" компаниясе аны SailfishOS ачык система нигезендә ясарга җыена. 

Икенче проектны «Когнитив-платформа» ҖЧҖ тәкъдим итте, ул CognitiveLot 2.0 сатып алуларны комплекслы күзәтү платформасын ясауны планлаштыра. 

«АйСиЭл Техно»  ҖЧҖ программа-аппарат комплексларны, автоматлаштырылган эш урыннарын җитештерү һәм сатуны гамәлгә ашырырга җыена. Мондый продуктлар дәүләт оешмалары, сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре эшчәнлеген автоматлаштыру һәм халыкка хезмәт күрсәтүне тизләтү өчен файдаланыла. 

"Мобильный спутник" ҖЧҖ Иннополис территориясендә "Мобиль иярчен" сакланган корпоратив эш урынын ясауны планлаштыра. 

"СпикФон" - күп фатирлы йортларда яшәүче гражданнар иминлеген тәэмин итү өчен комплекслы системалар эшли. 

Күзәтчелек советы барлык тәкъдим ителгән проектларны раслады. Алга таба әле Россия Икътисад үсеше министрлыгында Махсус икътисадый зоналар буенча эксперт советы проектларны барлык таләпләргә туры килүен тикшерергә тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International