Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенең Ислам эшләре буенча иң югары советы рәисе урынбасары белән очрашты

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн  Корольлегенең Ислам эшләре буенча иң югары советы рәисе урынбасары Шәех Абделрахман Бән Рәшид Бән Мөхәммәд Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты исеменнән "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркемендә катнашучылар хөрмәтенә рәсми кабул итү кысаларында барды.

Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн  Корольлегенең Ислам эшләре буенча иң югары советы рәисе урынбасарына Казанга килгәне, "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеме чараларында катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия – Бәһрәйн  мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында Татарстан Бәһрәйн Корольлеге белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Россия ислам дөньясы белән җитди багланышка йөз тота, һәм Татарстан, ил төбәкләренең берсе буларак, мөселман дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытуга өлеш кертә.

Очрашуда катнашучылар алга таба үзара мөнәсәбәтләрнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

Искәртеп үтәбез: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел апрель аенда Бәһрәйнга эш сәфәре кылган иде, анда ул Бәһрәйн короле гаиләсе балалары белән очрашкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International