Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов белән очрашты

2016 елның 27 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов белән очрашты.

Очрашу «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы башланыр алдыннан Казан Ратушасында узды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе.

Очрашу барышында яклар «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре, мөселман илләре белән халыкара мөнәсәбәтләрнең актуаль проблемалары буенча фикер алыштылар. Яклар фикеренчә, эш ирешелгән килешүләр нигезендә алып барыла.  

Рөстәм Миңнеханов үткән атнада Казанда уңыш белән узган Kazansummit-2016 «Россия – ислам дөньясы» халыкара икътисадый саммиты турында сөйләде.

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Россия белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгыту буенча дәүләт эшлеклеләренең, экспертларның, галимнәрнең уртак тырышлыгын берләштерү өчен мәйданчык булыр дигән өмет бар, диде Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, киләчәк үсеш стратегиясен билгеләү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International