Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда эш сәфәрендә, анда ул көнкүреш техникасын җитештерүче Кытай компаниясе Changhong вәкилләре белән очрашты.
Илдар Халиков һәм Наил Мәһдиев Кытай кунакларына Чаллы территориясендә мәйданнар алу һәм компания производствосын урнаштыру өстенлекләре турында хәбәр иттеләр.
Changhong вәкилләре Татарстан Премьер-министры һәм Чаллы мэры белән шәхси "Чаллы" индустриаль паркында булдылар.
Презентация барышында аңлатмаларны "Чаллы" индустриаль паркы" ИК" ҖЧҖ башкарма директоры Владимир Микрюков бирде.
Наил Мәһдиев искәрткәнчә, Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алды, бу салым льготаларын бирә.
"Без монобәйлелектән, шәһәр икътисадының төрле секторларын үстереп, китәргә телибез, - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. - КХР белән актив эш итәбез, шуңа мисал - Haier компаниясе. Кытай партнерлары урында производствоны үстерү өчен кирәкле хезмәт ресурсларын, компетенцияләрне күрү өченэш визиты белән килделәр. Чаллыда бу мөмкинлекләр тулы күләмдә бар - шәһәрдә сәнәгать, муниципаль мәйданчыклар бар".
Шуннан КХР делегациясе "Мастер" Кама индустриаль паркында һәм аның территориясендә төзелгән суыткычлар җитештерүче Haier заводында булдылар.
"Без Татарстанга беренче мәртәбә килдек, биредә ике индустриаль паркта булдык. Татарстан Хөкүмәтенең инветорларга ярдәм иткәнлеге күренә", - дип билгеләде Hou Zhongtai копаниясе генераль директоры.
Аннан КХР делегациясе "Алабуга" махсус икътисадый зонасына юнәлделәр.