Татарстанда 100 процент санкцияләнмәгән чүплекләр юкка чыгарылган – Экология министрлыгы

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Санитар-экологик ике айлык йомгаклары буенча Татарстанда 100 процент   санкцияләнмәгән чүплекләр юкка чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Габделганиев сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, санитар-экологик ике айлык 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелгән, барлыгы 1817 санкцияләнмәгән чүплек ачылган. Шуларның 93 проценты юкка чыгарылган.

Ул билгеләп үткәнчә, бу эштә җәмәгать инспекторлары зур роль уйный. Бүгенгә аларның саны 160ка җиткән. Алар хокук бозуларның 15 процентын ачалар.  

Санкцияләнмәгән чүплекләрне ачуда авиация ярдәмендә территорияләр өстеннән очып узу зур нәтиҗә бирә. Бу җәһәттән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов зур ярдәм күрсәтә. 

Бер шундый тикшерү барышында Казанның Рәхимов урамында санкцияләнмәгән чүплек табылган. Тонналаган төзелеш чүп-чары 22 мең  квадрат метр мәйданны биләгән. Төнге рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы инспекторлары тапкан моны. Чүпне «Таня» ҖЧҖ компаниясе чыгарып ташлаган. Аңа 1 млн. сум күләмендә штраф салынган.

Шулай ук квадрокоптерлар куллану уңай нәтиҗә бирә. Үтеп йөрмәслек территорияләрне күзәтү өчен пилотсыз очу аппаратлары кулланыла.

Бу юнәлештә иң яхшы шәһәр округлары арасында Казан һәм Чаллы. Иң яхшы муниципаль берәмлеклекләр өчлегенә Әлмәт, Түбән Кама һәм Югары Ослан районнары кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International