Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер – министры Илдар Халиков рәислегендә «Татэнергосбыт» ААҖ Директорлар советы уздырылды.
Компания утырышы «Татэнергосбыт» ААҖ Директорлар советы рәисен сайлау процедурасыннан башланды. Бер тавыштан бу урынга Татарстан Республикасы Премьер – министры Илдар Халиков сайланды.
Директорлар советы утырышы барышында 2016-2017 елларга эш планы расланды һәм «Татэнергосбыт» ААҖнең 2016 елның 1 кварталына бюджет үтәлеше йомгаклары каралды. «Татэнергосбыт» ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре турында компания директоры Рифнур Сөләйманов чыгыш ясады. Утырышта катнашучыларга хисап чорында «Татэнергосбыт» ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары тәкъдим ителде. Шулай ук эшчәнлеккә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча да фикер алышу уздырылды.
Утырышта «Татэнергосбыт» ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковны компаниянең электрон сервислары белән таныштырды. Ул кулланучыларның-юридик затларның электрон документ әйләнеше системасына күчү динамикасы турында сөйләде.
Электрон сервисларны тәкъдир итү азагында Татарстан Республикасы Премьер-министрына һәм Директорлар советы әгъзаларына физик затлар өчен «Шәхси кабинет»ның яңа форматын тәкъдим иттеләр. Хәзер бу сервиста теркәлгән кулланучы зат үзенең соңгы 6 ай эчендә энергия куллануы статистикасын күзәтә һәм калькулятор ярдәмендә үзе өчен файдалы тарифны исәпләп чыгара ала.
Үз чиратында «Татэнергосбыт» ААҖ Директорлар советы рәисе Илдар Халиков хисап чорында компания эшендәге уңай күрсәткечләрне билгеләп үтте һәм хезмәт коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.