Казанда картинг буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына ярышлар старт алды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Казанда «Форсаж» картинг-үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен ике класс автомобильләрдә картинг буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына унберенче мәртәбә ярышлар старт алды.

«11 ел эчендә ситуация бик үзгәрде: бу күркәм спорт төре белән шөгыльләнүчеләр саны артты, мәйданнар күбәйде һәм шартлар яхшырды. Катнашучылар саны да артты – соңгы елларда ярышларда 200ләп кеше катнаша», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.   

Татарстан Республикасы Премьер-министры искәрткәнчә, ярышларны 11 ел элек уздыру инициаторы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Илдар Халиков ассызыклаганча, автомобиль юнәлешендәге Татарстан спортчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышларга ирешәләр. «Татарстанда автомобиль юнәлешендәге спорт командалары күп. Без сезнең белән бергә «КАМАЗ-Мастер» командасы җиңүләре белән горурланабыз, ул 13 мәртәбә җиңү яулады. Ралли-кроссларда катнашучыларыбыз бар һәм алар  Европада, бөтен дөньяда уңышларга ирешәләр», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International