РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев бүген Мәскәү өлкәсендә "Искра" балалар савыктыру лагерендә булды, анда ул видеоконференция режимында балалар ялын оештыру мәсьәләләре буенча илкүләм киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстаннан киңәшмәдә шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хабибуллин, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина катнаштылар.
Быел балалар лагерьларына 500 меңнән артык бала җибәрелә. "Соңгы елларда без бөтенебез, мин федераль һәм региональ хакимият турында әйтәм, балалар лагерьларын яхшырту өчен бик күп эш эшләдек", - диде Дмитрий Медведев.
"Быел регионнарның күпчелеге җәйге кампаниягә 2015 елдагыдан да ким булмаган күләмдә акча бүлеп бирә алды, региональ бюджетлардагы зур кыенлыклар һәм икътисадтагы проблемалар шартларында, бу бик мөһим", - диде ул.
"Тагын бер гаять мөһим бурыч - авыр тормыш шартларындагы балалар, инвалидлар, ятимнәрне дә җәйге ял урыннарына җибәрү", - дип ассызыклады РФ Премьер-министры. Бу макасатларга федераль үзәктән 4,6 млрд. сум акча бүленеп бирелде. Ләкин бу акча бары 81 төбәккә җибәреләчәк. Бюджетлары исәбенә бу эшне башкара алмаучыларга гына җибәреләчәк.
РФ Премьер-министры регионнардан лагерьларга алынучы кадрларның квалификациясенә, азык-төлек сыйфатына һәм ял итү урыннарына балаларны илтү куркынычсызлыгына аеруча игътибар итүне таләп итте.