Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония (Германия Федератив Республикасы) Премьер-министры Станислав Тиллих әфәнде белән очрашты.   

Очпашу Рөстәм Миңнехановның Дрезденга эш сәфәре кысаларында узды.

Кунакларны сәламләп, Станислав Тиллих билгеләп үткәнчә, Саксония белән Татарстан арасындагы күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итә, шуңа күрә Рөстәм Миңнехановны Саксония җирендә күрү икеләтә күркәм. Ул шулай ук искәрткәнчә, быел аның Татарстан Республикасына чираттагы визиты планлаштырыла (элегрәк Тиллих әфәнде Татарстанда 2009 елда булган).

Станислав Тиллих белдергәнчә, Бундестагта ул Россия белән Германия арасындагы элемтәләр үсеше өчен җаваплы төркемне җитәкли. Бу Германия белән Россия арасындагы, шулай ук илләребезнең регионнары – Саксония белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерергә өмет бирә, диде Тиллих әфәнде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Саксония җитәкчелегенә Татарстан делегациясенә күрсәтелгән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. 

Без  Дрездендагы программабызның шулкадәр бай булуына сокланабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, без берничә сәнәгать инновацион предприятиесендә булдык, лазер технологияләре өлкәсендә Фраунгофера Институты эшчәнлеге белән таныштык, «Саксония – Татарстан» икътисадый форумын уздырдык.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Саксония – Татарстан» икътисадый форумында күп кенә эшлекле багланышлар урнаштырылган, Германиянең регионы буларак, Саксониянең икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән таныштык, диде Рөстәм Миңнеханов.   

«Бүген халыкара сәяси вәзгыятькә карамастан, безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләребез күп булуы мөһим, бигрәк тә регионара дәрәҗәдә», - дип белдерде Татарстан Президенты.  

Татарстанга Саксония Премьер-министрының визитына килгәндә исә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, бу визитка республика җитәкчелеге тарафыннан әзерлеккә зур игътибар биреләчәк.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Станислава Тиллихка Россиягә карата бүген кулланылучы санкцияләргә үзенең принципиаль карашы булган өчен дә рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан киләсе елда Лейпциг ярминкәсендә актив катнашачак.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Станислав Тиллих киләчәк хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген ике регион – Саксония һәм Татарстан хезмәттәшлегенә яңа импульс бирү вакыты җитте. 

«Бүгенге очрашулар күрсәткәнчә, үзара хезмәттәшлек өчен безнең мөмкинлекләребез бар, без аларны тулысынча кулланмыйбыз әле, - диде ул. – Безгә эшлекле даирәләребез эшен активлаштырырга кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International