Рөстәм Миңнеханов Йена шәһәрендә Лейбниц исемендәге Фотон технологияләре институтында булды

2016 елның 3 июне, җомга

Фәнгә керткән акчалар - иң уңышлы капитал салу ул. Шул сүздән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен Лейбниц исемендәге Фотон технологияләре институтында оештырылган презентация башланды.

Институт фотон процесслары һәм иң югары дәрәҗәле сизгерлек системаларының фәнни нигезләрен тикшерү белән шөгыльләнә. 

Моннан тыш, институт квант электроника, оптика, электрон системалар, микросистемалар, биофотоника һәм лазер технологияләре өлкәсендә тикшеренүләр алып бара.  

"Фотоника тормыш өчен" шигаре белән институт медицина һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне индивидуаль хәл итү алымнарын эшли. "Идеядән тормышка ашыру" идеясен алга сөреп, фәнни-тикшеренү үзәге тикшеренүләр аша табылган идеяләрне гамәлгә ашыра, чын процессларга, инструменталь концепцияләргә, ә кайчак лаборатор принципларга әйләндерә. 

Лейбниц ис. Фотон технологияләре институты илкүләм һәм дөнья дәрәҗәсендәге фәнни даирәләрдә алдынгы урыннарда тора, биофотоника өлкәсендәге тикшеренүләрне үстерүгә гаять зур өлеш кертә. 

Институт Европа берлегенең берничә проектын координацияли. 

Инвестицияләргә килгәндә, бүген институт фотониканы үстерүгә ярдәм итәргә теләгән читтәге инвесторлардан да акчалар ала. Бу чаралар институт акчаларының яртысын тәшкил итәләр. 

Бегә 420 млн. евро кертелде, дип хәбәр итте учреждение вәкиле, һәм без әлеге акчалар кайтарылачак дип ышанабыз. 

Тюрингия җире институтка җитди ярдәм күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов институтның кайбер лабораторияләрен, тикшеренүләр бүлмәләрен карады, заманча җиһазлар белән танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International