Роман Шәйхетдинов: Республика матбугатына язылуның кискен кимүе күзәтелә

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов язылу кампаниясе кыенлыклары турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасында 2016 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе барышы турында хәбәр итте һәм республика территориясендә язылуга чагыштырмача анализ үткәрде. 

"Язылу капаниясенә беренчел нәтиҗәләр чыгарып, 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда Татарстан Республикасында язылу тиражлары күләменең кимүе күзәтелә, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. - Соңгы өч елда икенче яртыеллыкка язылу тиражлары күләменең кимүе күзәтелә. Хәзерге вакытта язылу тиражлары күләме - 405 979 экземпляр. 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда язылу тиражлары 24 % тәшкил итә. Язылу кампаниясе ахырына язылу тиражлары 984 мең экземпляр тәшкил итәчәк, бу үткән еллардагыга караганда күпкә ким". 

Роман Шәйхетдинов ассызыклаганча, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында "1000 кешегә вакытлы матбугат күләме дәрәҗәсе" күрсәткечләре буенча иң укый торган регионар арасында кала. Татарстан Республикасында 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе буенча Россия Федерациясе регионнары буенча 3 урында тора. 

Роман Шәйхетдинов билгеләгәнчә, хәзерге вакытта республика матбугатына язылу 2015 елның шул ук чорына караганда 43 % ким. 

Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы  "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Россия Почтасы белән берлектә республикада матбугатка язылу институтын саклау буенча чаралар үткәрә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International