Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков “ICL-КПО ВС” җәмгыятендә булды
2010 елның 4 октябре, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер министры Илдар Халиков “ICL-КПО ВС” җәмгыятендә булып, предприятиенең бүгенгесе һәм киләчәге хакындагы фикерләре белән уртаклашты. Хөкүмәт башлыгын сәфәрдә Премьер-министр урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов озатып йөрде.
Премьер-министр предприятие мәйданнары белән танышуны компьютерлар, серверлар һәм мобиль класслар җитештерү цехыннан башлады. Биредә бер эш сменасында 35 төп һәм ярдәмче персонал хезмәт куя. Генераль директор Виктор Дьячков белдергәнчә, җәен зур заказлар үтәгәндә бер сменада 65-70 кешегә кадәр эшләгән. “Бүген ил төбәкләрендә бездә җитештерелгән 500 дән артык мобиль класс эшли”, - дип белдерде ул. Компьютер техникасында программалар белән тәэмин ителешне дә алар үз өстенә алган.
Премьерга соңыннан шушы цехта җыелган ноутбук бүләк ителде. Бу бүләкнең хуҗасы, Илдар Халиков ышандырганча, Иске Чүпрәленең 1 нче мәктәбендә белем алучы бер укучы булачак. Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, күптән түгел Чүпрәле районына сәфәре барышында шушы мәктәптә “Электрон мәктәп” проектының гамәлгә ашырылуы белән танышканда бер баланың гына өендә компьютеры булмавы ачыкланган. Илдар Халиков, шул рәвешле, әлеге укучыны шатландырырга уйлаган.
Экспортка глобаль хезмәтләр тәкъдим итү үзәге – предприятиенең мөһим структур бүлекчәләренең берсе санала. Инфраструктурага, программаларга комплекслы хезмәт күрсәтү, серверларга мониторинг ясау, мәгълүматлар иминлеген тәэмин итү – боларның барысы да әлеге үзәк вазифасында. Аның бүген Ауропаның 26 илендә 40 ка якын эре заказчысы исәпләнә. Әлеге үзәкне караганнан соң, Премьер-министр җитәкчелегендә кунаклар Казанның ЭВМ заводы тарихына багышланган музей белән танышты. Билгеле булганча, “ICL-КПО ВС” чишмә башын 1956 елда ачылган Казанның данлыклы ЭВМ заводыннан ала. Музейда заводта төрле елларда җитештерелгән исәпләү техникасы урын алган, биредә үк предприятиенең беренче директорлары, производствоны оештыруга зур көч куйган кадрлары, биредә хезмәт иткән Социалистик Хезмәт Геройлары һ.б. турында җентекле мәгълүмат бирелә. “СССР ның әйдәп баручы барлык автоматлаштырылган идарә системалары Казанның ЭВМ заводында төзелде. Әрмәнстан институты белән хезмәттәшлектә бездә ил өчен универсаль ЭВМ программалары эшләнде”, -дип искә ала музей хезмәткәрләре. Завод ветераннары мондый уңышның серен Казан заводында югары интеллектлы кадрлар тупланган һәм патриотлык хисенең көчле булуы белән бәйләп аңлатты. Бүген дә Казан предприятиесенең уңышлы эшләвен берничә ныклы нигезе булу билгели. Аның берсе – озак вакытка исәпләнгән стратегик үсеш планы, икенчесе – ЭВМ заводының бай тәҗрибәсе, өченчесе - Япониянең әйдәп баручы “Фуджицу” компаниясе белән ышанычлы стратегик хезмәттәшлек.
Бу хакта предприятиенең узган елгы һәм быелның 9 аенда төп икътисади күрсәткечләре презентациясе вакытында да ассызыкланды. “ICL-КПО ВС” җәмгыятенең генераль директоры Виктор Дьячков сүзләреннән аңлашылганча, үсеш эшләүчеләр саны, сатылган продукция күләме, уртача хезмәт хакы артуда чагыла. Ике дистә елга якын эшчәнлеге дәверендә ул ныклы үсеш темпларын һәм уңышлы үсеш динамикасын раслап килә. Бүгенге көндә югары технологияле “ICL-КПО ВС” Россиянең эре IТ- предприятиеләренең берсе санала. Хәзер предприятиедә 1300 дән артык кеше хезмәт куя. Шуларның 700 дән артыгы программалар эшләүчеләр, 200 дән артыгы - системалы инженерлар. Узган ел предприятие 1 млрд. 960 млн. сумлык продукция реализацияләгән. Агымдагы елның узган 9 аенда сату күләме 1 млрд. 801 млн. сумнан артык булган. Сату структурасында иң зур өлешне - 34,4 процентны платформалар, 29,8 процентны инфраструктур чишелешләр алып тора. Экспорт хезмәтләре өлеше якынча 14 процент, инженерлык чишелешләре 13,1 процент тәшкил иткән.
Бүгенге көндә компания үз составында 6 фәнни-техник үзәкне, җитештерү-коммерция, тирәнтен хезмәт күрсәтү үзәкләрен, Россия төбәкләрендәге 7 вәкиллекне, 100 дән артык сервис үзәген берләштерә. Аның даими заказчылары – РФ Оборона, РФ, ТР Эчке эшләр , мәгариф һәм фән министрлыклары, “Газпром” ААҖ һәм аның бүлендек предприятиеләре. Югары үсеш темплары биргән компаниянең бүген квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителеше бик мөһим. Шул юнәлештә бүген “ICL-КПО ВС” Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт техник университеты белән хезмәттәшлек итә.
Бүгенге очрашуда предприятие җитәкчелеге күбрәк производство белән бәйле кайбер проблемаларны кузгатты. Илдар Халиков ассызыклаганча, бүген маркетинг эшен үстерүне дә онытырга ярамый. Ул шуларны исәпкә алып предприятие җитәкчелегенә продукция реализацияләүне, үсешне тоткарлаучы факторларны туплап, исемлек әзерләргә кушты. Аның белдерүенчә, бүген заман сервис хезмәте сыйфатын күтәрүне, инфраструктура иминлеген таләп итә. Шуңа күрә махсуслаштырылган сыйфатлы сервис хезмәтләре күрсәтү өчен мәйдан мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Илдар Халиков республикада икенче IT парк төзү мөмкинлеге каралуын да җиткерде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз