Бүген, Рус теле көнендә һәм Александр Пушкин туган көндә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рус җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Чара М.Җәлил исемендгәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, күптән түгелге Германиягә командировкасы вакытында ул Веймар шәһәрендә (Тюрингия) булган, анда шәһәр үзәгендә шагыйрь Александр Пушинга һәйкәл куелган. Бу бөек рус шагыйре иҗатын бөтен дөньяда яраталар һәм олылыйлар, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул рус җәмәгатьчелеге вәкилләренә, ТР Рус милли-мәдәни берлек әгъзаларына актив булулары, рус телен саклауга игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде. Сез традицияләрне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендә күп файдалы эш башкарасыз, диде ул, күпчелек проблемаларга үз күзелегегездән карыйсыз, безгә яңа бурычлар билгелисез. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген теләсә нинди тел, мәдәният үзенә сакчыл мөнәсәбәт таләп итә. Телне саклау, аны алга этәрү мөһим, диде ул.
Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берлеге идарәсе рәисе, ТР Президенты каршындагы Миллиара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Совет әгъзасы, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы әгъзасы Василий Носов хәбәр иткәнчә, бүген республикада милли-мәдәни берлекләр җитди эшчәнлек алып бара, республиканың 40 районында ТР Рус милли-мәдәни берлекнең филиаллары оештырылган, хәрәкәткә яшьләр игътибар итә.
Безгә яшьләр күп килә, диде ул, безнең чаралар белән кызыксыналар, мәсәлән, "Каравон" рус фольклор фестивале меңләгән кешене җыя, анда балалар һәм яшьләр иҗади коллективлары чыгыш ясый. Василий Носов ассызыклавынча, бары җәмәгатьчеләр көче белән бөтен республикада эшне алып бару кыен, Рус милли-мәдәни берлеге бары җәмәгатьчелек көченә генә таяна. Ул эшнең яңа формасы, яңа оештыру структурасын булдыру турында уйланырга өндәде.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне өйрәнергә йөкләде. Ул искәрткәнчә, аның фикеренчә, бүген булганына, уңышлы эшләгәнгә таяну мөһим. Без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша, ТР Мәдәният министрлыгы һәм башка мәдәният учреждениеләре аша кушылырга әзер.
Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, ТР Рус милли-мәдәни берлеге идарәсе рәисе урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Казан шәһәренең 93 нче номерлы гимназиясе директоры Ирина Александровская, үз чиратында, "Великое русское слово" залыкара фестиваленә сәяхәте турында сөйләде һәм Рөстәм Миңнехановка анда катнаша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Без бу фестивальгә сезнең йөкләмәгез буенча бардык, диде ул Рөстәм Миңнехановка, Татарстан фестивальда югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.
Ирина Александровская шулай ук рус мәдәниятында атаклы шәхесләр исемнәре белән урамнар кушылуы мәсьәләләре тиз хәл ителүче өчен рәхмәт сүзләре җиткерде - Казанның яңа урамнары шагыйрь Боратынский, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин исемнәре белән аталды.
Очрашуда рус җәмәгатьчелеге "Оберег", "Красная горка" һәм башка иҗади коллективларга биналар мәсьәләсен дә күтәрделәр. Мәдәни үзәк оештыру тәкъдиме дә яңгырады, анда репетицияләр, концертлар оештырып булыр иде.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашкан Казан мэры Илсур Метшинга әлеге мәсьәләләрне өйрәнү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Очрашуда катнашучыларның берсе грамоталылык һәм рус телен белү мәсьәләсен күтәрде, журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары арасында. Ул рус телен белү сертификатын кертергә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, хәзерге заман җәмгыятендә рус теле кагыйдәләрен саклау зарури. Минем фикеремчә, күпчелек массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре әлеге таләпне хупларлар, диде ул, бу матбугат чаралары эше сыйфатын яхшыртыр.
Ирина Александровская шулай ук искәрткәнчә, быел язучы, тәнкыйтьче Сергей Аксаков тууына 225 ел була. Аксаков Казан гимназиясендә һәм университетында укыган, дип искәртте Ирина Александровская һәм аның исемен, Казан университетында истәлекле такта куеп, мәңгеләштерергә тәкъдим итте.
Рус җәмәгатьчеле вәкилләре шулай ук Рөстәм Миңнехановка Казанда 2016 елның 4-8 октябрь көннәрендә узачак V Россия рус теле һәм әдәбияты уктыучылары җәмгыятене конгрессын финанслауда ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.