Рөстәм Миңнеханов ТР Гарантия фондында эшкуарлар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр белән танышты

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасында булды. Оешма ТР Икътисад министрлыгы бинасында (Казан) урнашкан.

Татарстан Президенты фондның функциональ мөмкинлекләре белән танышты, күрсәтелә торган хезмәтләр спектры белән танышты.

Журналистларга ТР икътисад министры Артем Здунов хәбәр иткәнчә, эшкуарлар еш кына үз бизнесын нәрсәдән башларга икәнен белмиләр – мәсәлән, нинди салым режимын сайларга, дәүләт ярдәменең нинди рәвешен алырга, реклама кайда урнаштырырга.

Министр фикеренчә, ТР Гарантия фонды ярдәме белән кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны артачак. 

Үз чиратында «ТР Гарантия фонды» КБО директоры Сергей Болотаев ассызыклаганча, фондта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган барлык дәүләт ярдәме төрләре тупланган. 

Сергей Болотаев сүзләренчә, 2015 елда ТР Гарантия фонды 140 поручителлек биргән. Кедитлар суммасы 1,4 млрд. сум тәшкил иткән. 

2012 елдан бүгенге көнгә кадәр фонд барлыгы 332 поручительлек биргән. Суммасы – 1 млрд. 292,7 млн. сум; поручительлек белән тәэмин ителгән кредитлар суммасы – 4 млрд. 245,9 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International