Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Словакия Республикасы белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә карата кызыксыну белдерә”

2010 елның 6 октябре, чәршәмбе
Татарстан Словакия Республикасы белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә карата кызыксыну белдерә. Россия һәм Словакия арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын, телләр охшашлыгын һәм сәүдә-икътисади элемтәләрне исәпкә алган хәлдә, ТР һәм Словакиянең моның моның өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Йозеф Мигаш белән очрашу вакытында әнә шулай дип белдерде.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының Халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Булат Фәхретдинов катнашты.

Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, бүгенге көндә республика чимал китерү белән генә түгел, башка өлкәләр белән дә кызыксына. Бу, аерым алганда, нефть химиясе, энергетика, Словакиядән Татарстанга һәм Татарстаннан Словакиягә туристлар агымын арттыруга кагыла.
Татарстан башлыгы “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә Словакия эшкуарларының кайбер проектларын үстерүгә игътибар юнәлтергә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, ирекле таможня режимы, салым ташламалары эшкуарларга чыгымнарны оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан һәм Словакиянең мәдәният, белем бирү өлкәсендәге элемтәләрне сизелерлек көчәйтү мөмкинлеге бар. Ул кунакларга бизнес-инкубатор, технопарк мәйданчыкларында уртак проектларны гамәлгә ашыруда, нано- һәм ИТ-проектлар эшләүдә катнашырга тәкъдим итте.

Словакия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Йозеф Мигаш, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановның күп кенә илләр белән мөнәсәбәтләрне дәвам иттерү һәм үстерүгә керткән шәхси өлешен билгеләп үтте. Мисал өчен, ул ассызыклап үткәнчә, кичә Казанга берьюлы өч гадәттән тыш һәм вәкаләтле вәкилнең (Тунис Республикасы, Нидерланд Корольлеге һәм Словакия Республикасы) килүе әлеге илләрнең Татарстанга Россия Федерациясе субъектларыннан берсе буларак сизелерлек кызыксыну белдерүе хакында сөйли.

Йозеф Мигаш хәбәр иткәнчә, Словакия, беренче чиратта, энергетика өлкәсендәге мөнәсәбәтләргә карата кызыксыну белдерә. Ул шулай ук Словакия компанияләренең Татарстанның энергетика куәтләрен модернизацияләү процессында катнашу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Моннан тыш, илче белдергәнчә, машина төзелеше өлкәсендә дә ике якка да файдалы уртак проектлар булдыру мөмкинлеге бар.

Словакия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Йозеф Мигаш Рөстәм Миңнехановны Словакиягә визит белән килергә, сәфәр кысаларында Словакия җитәкчелеге, министрлар һәм эшкуарлар белән очрашырга чакырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия илчесе белән бүгенге очрашу нәтиҗәләре нигезендә кайбер юнәлешләр (энергетика, машина төзелеше) буенча эшче төркемнәр булдырырга күрсәтмә бирде.

Яклар билгеләп үткәнчә, төзелеш, туризм, Татарстанга азык-төлек сәнәгате продукциясе китерү өлкәсендәге хезмәттәшлек ике якка да файдалы булырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International