Татарстанга «Ростех» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Чемезов килде

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасына «Ростех» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Чемезов килде.

«Казан» халыкара аэропортында Сергей Чемезовны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар каршы алды.  

Килүгә үк Сергея Чемезов һәм Рөстәм Миңнеханов әңгәмә корды. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов озатуында Сергей Чемезов Иннополис шәһәренә юнәлде һәм «Сәнәгый Россия цифрлы индустриясе – 2016» ИТ-конференциясе чараларында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International