Татарстан тәҗрибәсе тотрыклы хакимиятнең нәтиҗәлелеген күрсәтә, дип саный Владислав Сурков

2010 елның 6 октябре, чәршәмбе
Тотрыклы хакимият модернизация бурычларын хәл итүдә аеруча нәтиҗәле. Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Сурков бүген Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең җирле һәм беренчел бүлекләре сәяси советлары секретарьлары белән очрашу төгәлләнгәннән соң журналистларга әнә шулай дип белдерде.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы президиумы секретаре Вячеслав Володин, ТР районнары башлыклары, партия активистлары һәм тарафдарлары катнашты.

“Безнең шартларда дәүләт идарәсен югары дәрәҗәдә саклаучы тотрыклы хакимият икътисади һәм социаль үсештә модернизация бурычларын хәл итү өчен күпкә нәтиҗәлерәк. Сүз уңаеннан, Татарстан үзенең иң яңа тарихында нәкъ менә шундый хакимиятнең кеше мәнфәгатьләрен күздә тотып хәл ителүче бурычларны чишә алуын күрсәтте”, - диде В.Сурков очрашудан соң.

Владислав Сурков билгеләп үткәнчә, Казанда кызыклы һәм файдалы утырыш узган, анда “безнең сәяси системаның киләчәге, аның нинди юнәлештә үсүе хакындагы” мәсьәләләр тикшерелгән. “Илебездә сәяси системаның үсеш юллары турындагы гомуми күзаллауны киңәшмәнең гомуми нәтиҗәсе буларак билгеләп үтә алабыз”, - диде ул.

Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, ул киңәшмәдә катнашучыларга кичә узган РФ Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү Советы утырышы хакында сөйләгән, анда торак пунктларны төзекләндерүгә бәйле мөһим мәсьәләләр каралган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биреп, “илебезнең ни рәвешле үзгәрергә тиешлеге, республиканың ничек үзгәрәчәге хакында бик файдалы сөйләшү” үткәрелүен ассызыклады. “Бу көчле һәм тотрыклы хакимият булганда гына мөмкин. Теләсә нинди модернизация һәм үзгәртеп кору теләсә кайсы илдә тотрыклы хакимият булганда гына гамәлгә ашырылырга мөмкин”, - дип саный Татарстан башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International