ВТБ24 банкы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

ВТБ24 банкы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ВТБ24 президенты – идарәсе рәисе Михаил Задорнов имзалар куйды.

Имзалау тантанасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Хөкүмәте һәм ВТБ24 2015 елның ноябрендәге очрашуда ирешелгән сөйләшеп килешүләрне гамәлгә ашыруда эзлекле эш алып баралар. Яклар уртак проектлар исемлеген билгеләделәр һәм киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Михаил Задорнов билгеләп үткәнчә, ВТБ24 корпоратив клиентлар белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстан Республикасы территориясендә банкның хезмәт хакы буенча эре клиенты – «КАМАЗ» ГАҖ һәм башка мөһим предприятиеләр урнашкан.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән хезмәттәшлек кече һәм урта предприятиеләргә ярдәмне күз алдында тота.

Эшчәнлектәге аерым пункт – авылдагы кече хуҗалык рәвешләре өчен банк хезмәт күрсәтүләрен үстерү. Бу бурыч «Банк почтасы» бизнесын үстерү кысаларында хәл ителәчәк.  

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ВТБ24 Россия базарының эре уенчыларыннан санала, һәм бүген без кече һәм урта бизнес белән эшләү өлешендә активлыкны үстерү мөмкинлеге турында фикер алышабыз. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ВТБ24 челтәре масштаблылыгы белән аерылып тора, һәм уртак эшне системалаштырырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу азагында ВТБ24 президенты – идарәсе рәисе Михаил Задорнов журналистлар сорауларына җавап бирде. Михаил Задорнов хәбәр иткәнчә, бүген килешүне имзалау берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлекне күз алдында тота, шуларның берсе – кече һәм урта бизнеска ярдәм.

Ипотека кредитлары турында сөйләгәндә, Михаил Задорнов 2014 елда Татарстанда ВТБ24 якынча 11,5 млрд. сум ипотека кредиты бирүгә игътибар итте, 2015 елда ул 6 млрд. сум тәшкил иткән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International