Иртәгә, 2016 елның 10 июнендә, Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга (Татарстан Республикасына) эш сәфәре кылачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрүендә Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары республикада «эконом-класс» торак төзелешенең берничә объектында булачак дип көтелә.
Шулай ук Игорь Шувалов «Торак төзү максатларында федераль җир кишәрлекләрен әйләнешкә җәлеп итү турында», «Чимал булмаган экспортка ярдәм чаралары турында», «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» киңәшмәләр уздырачак.
Кичен Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары шәһәр мохитен үстерү кысаларында «Парклар һәм скверлар елы - 2015»кә һәм «Су саклау зоналары елы – 2016»га багышланган экспозицияне тәкъдир итүдә катнашачак.