Рөстәм Миңнеханов Казанда IX Бөтенроссия судьялар съезды ачылуда катнашты

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Казанда ИФО бинасында IX Бөтенроссия судьялар съезды башланды. Съезд ачылуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев катнашты. Форумда шулай ук РФ Югары суды, ИФО Арбитраж суды, ТР Югары суды судьялары, ИФОга кергән округларның гомуми юрисдикция судлары, хәрби һәм арбитраж аппелляция судлары, арбитраж судлары рәисләре һәм судьялары да бар иде.

Съездда катнашучылар суд системасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген билгели торган 12 мәсьәләне карарга ниятли. Аларның бер өлешен декабрьдә буласы  чираттагы Бөтенроссия судьялар съездында карауны дәвам итәчәкләр.

«Татарстан суд бергәлеге үткәрә торган чаралар өчен мәйданчык бирергә һәрвакыт әзер, - дип башлады сәламләү чыгышын Рөстәм Миңнеханов. - Сезне Татарстанда ачылган гадел хөкемнең яңа биналарының берсендә сәламләве күңелле. Бүген биредә судның иң лаеклы вәкилләре очраша", - диде ул.

Заманча хокук системасында судларның ролен бәяләү кыен, дип билгеләп үтте Татарстан лидеры. Аның сүзләренчә, законнарның һәм хакимиятнең нәтиҗәлелеге, гражданнарның һәм бизнесның хокуклары якланган булуы еш кына суд системасының эш сыйфатын бәяләүгә нигезләнә. "Судларның эшчәнлеге, шулай ук биредә сез фикер алышачак темалар законлыкны һәм эшлекле климатны ныгытуга, шулай ук гражданнар хокукларын яклауга бәйле", - дип игътибарны юнәлтте Р.Миңнеханов.

"Нәтиҗәдә, без барыбыз да - хакимият тә, суд системасы да - гражданнарыбызның яшәү сыйфатын яхшыртуга омтылабыз. Безнең уртак тырышлыгыбыз гражданнар һәм оешмалар хокукларын тәэмин итүгә юнәлтелгән алдагы бурычларны уңышлы чишү мөмкинлеге бирәсенә ышанам", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International