Рөстәм Миңнеханов «Россия Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» ФАУ җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты

2016 елның 10 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» федераль автономияле учреждениесе җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Яклар дәүләт экспертизасы эшчәнлеге өлешендә хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты, башка темаларга кагылды.

Искәртәбез, Игорь Манылов бүген Казанда «Проект документларына һәм электрон рәвештәге инженер эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасы уздыру» темасына семинар-киңәшмәдә катнашачак («Корстон» КСКК).

Моннан тыш, Игорь Маныловның Россия Юристлар ассоциациясе төбәк бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясендә катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International