Казанга эш сәфәре белән РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде

2016 елның 10 июне, җомга

Татарстан Республикасына эш всәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. 

"Казан" халыкара аэропортында Игорь Шуваловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Игорь Шувалов белән Рөстәм Миңнеханов Казандагы авария хәлендәге тораклардан халыкны күчерү буенча дәүләт программасы кысаларында эконом-класс торак объектларының төзелешен карарга юнәлделәр. 

Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловның эш сәфәре программасында берничә киңәшмә уздыру бар. Алар арасында торак төзү максатларында федераль җир кишәрлекләрен әйләнешкә җәлеп итү турындагы, чимал булмаган экспортка ярдәм чаралары турындагы, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы киңәшмәләр бар.

Киңәшмәләр тәмамлангач, Игорь Шувалов федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирәчәк. 

Кичен Игорь Шувалов Казан яр буендагы «Парклар һәм скверлар елы - 2015»кә һәм «Су саклау зоналары елы – 2016» га багышланган экспозицияне караячак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International