Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясендә катнашты

2016 елның 10 июне, җомга

Бүген Казанда Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды.   

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры - Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе Илдар Халиков һәм  «Россия Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» федераль автономияле учреждениесе җитәкчесе - Россия Юристлар ассоциациясе рәисе Игорь Манылов катнашты.

Конференциядә катнашучылар Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе И.И. Гыйрфановның хисап чорында бүлекчә эше турындагы хисабын, төбәк бүлекчәсе ревизоры хисабын тыңладылар.

Моннан тыш, хисап чорында оешма эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. 

Илдар Халиков конференциядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләвен җикерде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, юридик белеме булган кешеләр бүген хакимият органнарында күп. Бу очраклы түгел, юридик белем дәрәҗәсе шактый югары, диде Илдар Халиков.

Татарстан Премьер-министры шулай ук Ассоциация эшен югары бәяләде һәм аның эшендә актив катнашучыларга рәхмәт белдерде. Иң мөһим юнәлешләр арасында ул иң беренче чиратта консультацияләр рәвешендә халык белән эшләүне, халыкның хокукый белемен һәм хокукый аңын арттыруны билгеләп үтте.  

Соңгы елларда практика күрсәткәнчә, бу халыкка кирәк, диде Илдар Халиков. Аның фикеренчә, Ассоциация кысаларында юридик консультацияләргә тәҗрибәле белгечләр генә түгел, яшь юристлар һәм  юридик югары уку йортлары студентлары да җәлеп ителә.

Бу – хезмәттәшлекнең яхшы үрнәге, диде ул, юридик бергәлекнең абруен арттыра.

Илдар Халиков шулай ук  барысын да Казан университетының юридик факультетын тәмамлаганнарның 17 июньдә узачак беренче халыкара форумына чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International