Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов Казанда яңа эконом-класстагы торак йортларны карадылар

2016 елның 10 июне, җомга

Бүген Россия Федерациясе Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү дәүләт программасы кысаларында Казанда төзелә торган М.Гафури урамындагы эконом-класстагы яңа күп фатирлы йортларны карадылар. 

Дүрт тугыз катлы бинаны төзү 2015 елның август аенда башланды, 2016 елның июнь аенда саыка кертелергә тиеш. Һәр объект 88 фатирлы (56 - студия, 24 - бер бүлмәле, 8 - ике бүлмәле). Бүгенге көнгә төп төзелеш-мотаж эшләре тәмамланып килә: эчке төзекләндерү, эчке инженер челтәрләрен монтажлау, территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланган. Көн саен төзелеш мәйданчыгында 17-55 кеше эшли. 

Техник-икътисадый күрсәткечләр белән танышкач, Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов бер йортның фатирларын карадылар. 

Игорь Шувалов билгеләгәнчә, фатирларның планировкасына аеруча игътибар итәргә кирәк. "Хәзер квадрат метрлар булуы түгел, ә аларны ничек файдалану мөһим. 60 кв. метрдан да уңайлы заманча фатир ясап була. Бүгенге төзелеш технологияләре кечкенә габаритлы торакларда уңайлылык мәсьәләләрен хәл итүне мөмкин итәләр", - диде Игорь Шувалов. 

Шулай ук ул әлеге эшкә профильле белгечләрне җәлеп итәргә өндәде. "Татарстанда профессионаллар күп, биредә төзелеш секторы алга киткән", - дип билгеләде РФ беренче вице-премьеры.

Игорь Шувалов кечкенә габаритлы торак гражданнарга кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, әлеге практика җир бәясе кыбат булган шәһәрләрдә актуаль булачак. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында өстәп әйткәнчә, республикада типлаштырылган торакның берничә варианты эшләнеләчәк. Әлеге эшкә ТР Президенты "Татинвестгражданпроект" ДУП ен кушарга йөкләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International