Рөстәм Миңнеханов: Россиядә нәтиҗә бирерлек берничә икътисади зона булдырырга кирәк

2016 елның 10 июне, җомга

Россия Президентының яңа МИЗ булдыруны туктату турындагы карары Татарстанга йогынты ясамаячак. Бу хакта Татарстан Президенты РөстәмМиңнеханов, бүген ТР Хөкүмәте йортында РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов үткәргән киңәшмә тәмамлангач белдерде.
"Икътисади зоналар без көткән нәтиҗәне бирмәде. Минем карашка, илдә нәтиҗәле булырлык берничә җитди икътисади зона булдырырга кирәк",- диде Татарстан Президенты. Ул мисал итеп "Алабуга" МИЗ китерде."Бүгенгә 48 резидент, 22 заманча оешма, 100 млрд сумнан артык чит ил инвестицияләре бар. Быел тагын 5-6 яңа завод ачабыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
"Иннополис" МИЗ беренче этабы тәмамланды."Бүген 20 гә якын резидентыбыз бар, аларның саны артачак", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
"Безнең проектларны чынга ашырырга ярдәм иткәне өчен федераль Хөкүмәткә рәхмәтлебез, - диде Р.Миңнеханов. - Соңгы җитди проект - "Яр Чаллы" алда барган социаль-икътисади үсеш территориясе. Ул безнең проектларны диверсификацияләү мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, «КИП-Мастер»ны 500 мең кв.м гакиңәйтү мөмкинлеге алдык».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International