Рөстәм Миңнеханов Чабаксарга эш сәфәре кыла

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксар шәһәрендә (Чуаш Республикасы) эш сәфәрендә. 

Төп максаты – Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак киңәшмәсендә катнашу. 

Чарада Идел буе федераль округындагы Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашачак. 

Киңәшмә барышында Интернет челтәрен дәүләт хакимияте органнары эшендә кулланганда мәгълүмат иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алышырга җыеналар. Моннан тыш, көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары белән эш иткәндә экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International