Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре кыла.
Ике көнлек визит кысаларында (2016 елның 14-15 июне) Рөстәм Миңнеханов Хасфурт шәһәренә барачак, анда ул «DLG басу көннәрендә» (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашачак. Быел чараның төп тематикасы – авыл хуҗалыгында дроннарны файдалану мәсьәләләре һәм ашламалар куллануның нәтиҗәле методлары.
Татарстан Республикасы Президенты эше программасында Швайнфурт шәһәрендә Schaeffler Technologies предприятиесендә (машина төзелеше, авиация, космос сәнәгате һәм автоиндустрия өчен подшипниклар, линия юнәлешле эшләнмәләр һәм двигательләр элементлары җитештерүче) булу каралган.
Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Ак Барс» Банк» ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Ак Барс» ХК» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Казан ярминкәсе» генераль директоры Лев Семёнов һәм башкалар бар.