Рөстәм Миңнеханов: “Энергия саклау кысаларында проектларның үсеше белән Rockwool продукциясенең икътисадта роле артачак”

2010 елның 11 октябре, дүшәмбе
“Алабуга” махсус икътисади зонасында Rockwool компаниясе заводын төзү мәсьәләсе бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Rockwool International компаниясе президенты Элко ван Хил белән очрашуында күтәрелде.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Rockwool компаниясе “Алабуга” МИЗ ның тәүге резидентларының һәм Татарстанның җитди стратегик партнерларының берсе. Татарстан башлыгы Rockwool International компаниясе президенты Элко ван Хил белән соңгы тапкыр Копенгагенда, РФ Президенты Дмитрий Медведевның 2010 елның апрелендә Дания Корольлегенә сәфәре кысаларында, очрашкан иде.

Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, дөньяда зур популярлык казанган Rockwool компаниясе продукциясе Татарстанда да сорау таба. Алар “ТАНЕКО”, “КАМАЗ” ААҖ дә, торак төзелешендә һ.б. өлкәләрдә файдаланыла. “Ресруслар һәм энергия саклау кысаларында проектларның үсеше белән компания продукциясенең икътисадтагы роле артачак кына”, -дип саный Рөстәм Миңнеханов. “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә Rockwool ның җылылык-изоляция материаллары буенча яңа производствосы төзелешен проектлау эшләре бүген оешкан төстә бара”, - дип билгеләп узды Миңнеханов. Президент бу производство килешенгән вакытта сафка басар, дигән ышаныч белдерде.

Элко ван Хил, үз чиратында, “Алабуга” зонасы территориясендә компания проектын гамәлгә ашыруның яхшы темпларда баруын билгеләп үтте. Бүген компания эшләрне тагын да активлаштырырга омтыла. Rockwool International компаниясе президенты очрашуда проектны энергия белән тәэмин итү, электр энергиясенә тарифлар, таможня хезмәте эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен күтәреп чыкты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләләр буенча тиешле йөкләмәләр биргән.

Элко ван Хил хәбәр иткәнчә, яңа производствоны ачу тантанасы 2012 елның беренче кварталына планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International