Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген кич Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде. 

Сәфәренең төп максаты - Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу. 

Петербург форумы кысаларында Рөстәм Миңнеханов халыкара компанияләр вәкилләре, шул исәптән PricewaterhouseCoopers, МSD, General Electric, һәм башкалар белән эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрәчәк. Шулай ук Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге җитәкчелеге, Россия регионнары - Алтай крае, Ленинград өлкәсе - губернаторлары белән очрашулар планлаштырылган. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе рәисе буларак РИРА гомуми җыелышында катнашачак (17 июнь көнне Петербург форумы чаралары кысаларында уза), РФ субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итүдә катнашачак. 

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе "Россия регионнары - үсешнең төп этәргечләре" панель дискуссиясендә катнашачак, анда экспортка ярдәм итүнең региональ механизмнарын һәм федераль дәрәҗәдәге алымнарны синхронлаштыру мәсьәләләре турында сүз барачак, икенче көнне  - 17 июнь - форумның пленар утырышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгышы планлаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International