Бүген MSD компаниясе вице-президенты һәм Россиядәге генераль директоры Леонардо Сантарелли Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Татарстан Республикасы белән сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Кыскача гына тәкъдир итү барышында MSD вәкилләре хәбәр иткәнчә, компания дөньядагы биш иң эре фармацевтика компанияләре арасына керә. Россия белән хезмәттәшлек компания өчен өстенлекле юнәлеш булып тора, компания 25 ел безнең ил базарында. 60лап медицина препараты бөтендөнья базарына чыгарылган, шуның күп өлеше Россиядә җитештерелә.
Без сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез, диде Леонардо Сантарелли, бу төбәккә сәламәтлек саклауда куйган максатларына ирешүдә ярдәм итәргә әзербез, шул исәптән вакцинация өлкәсендә дә.
MSD компаниясе папиллома вирусы белән ассоциацияләнгән яман шеш авыруларыннан үлем-китемнәрне киметү өчен Татарстан Республикасында вакцинопрофилактика программасын үстерергә тәкъдим итте. Моннан тыш, компания С гепатитына каршы көрәштә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук фәнни-мәгариф хезмәттәшлеге мәсьәләләрен күтәрде, шул исәптән КДМУ һәм КФУ белән дә.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика территориясендә медицина препаратларын җитештерүне оештыру өчен барлык шартлар да бар – шул исәптән инде эшләп килүче мәйданнар да, кадрлар һәм башкалар да.
Рөстәм Миңнеханов MSD вәкилләрен хезмәттәшлек мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен Казанга чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанның сәламәтлек саклау тармагы өчен «нәтиҗәле стационар» проекты кызыклы, һәм кайбер компанияләр бу проект буенча үз тәкъдимнәрен керткәннәр дә инде.
ВПЧ вакцинопрофилактикасы программасы аналык муенчыгындагы яман шеш авыруларының ешлыгын 30-40 процентка киметүне тәэмин итәчәк.
Европада һәм АКШта эре медицина университетлары белән хезмәттәшлек итеп һәм Россиянең алдынгы югары уку йортларында дипломнан соң белем алуны үстерү практикасына ия булган килеш, компания Татарстан Республикасында кадрлар өлешен ныгыту максатларында Казан дәүләт медицина университеты базасында медицина өлкәсендә фәнни экспертизаны һәм компетенцияләрне үстерүгә юнәлгән проектлар тәкъдим итә.
«Нәтиҗәле стационар» проектын гамәлгә ашыру, госпитализацияләү срокларын киметү, сырхауханәләрнең үзендәге инфекцияләр куркынычын азайту һәм сәламәтлек саклауга чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Татарстан Республикасының стационар звеносы нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итәчәк.