Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм General Electric Healthcare Россия/БДБ («Дженерал Электрик Хэлскэрэ») компаниясе җитәкчелеге вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканы General Electric компаниясе белән күптәнге уңышлы мөнәсәбәтләр бәйли.
«Сезнең компания – медицина аппаратурасы өлкәсендә дөньядагы лидерларның берсе, - диде ул, «Дженерал Электрик» вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. Сезнең җайланмалар Татарстанның күп клиникаларында уңышлы эшли».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген республика медицина учреждениеләрен югары технологияле диагностика җайланмалары белән үзара файдалы нигездә җиһазландыруны дәвам итәргә, шулай ук республикада медицина үзәкләрен проектлау буенча, хезмәт күрсәтү үзәкләрен җайланмалар белән тәэмин итү һәм персоналны укыту буенча уртак эш алып барырга тели.
Киләчәктә дә уртак проектлар кирәк, диде ул һәм бу юнәлешләр буенча «юл картасы» әзерләргә тәкъдим итте.
«Дженерал Электрик» вәкилләре искәрткәнчә, «ТАИФ», ТГК-16 һәм башка предприятиеләр белән уртак проектлар гамәлгә ашыру эше дәвам итә.
Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелеген Казанга чакырды һәм энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча җентекләп фикер алышырга тәкъдим итте.
Татарстан Президенты шулай ук битум нефте темасы буенча да хезмәттәшлек мөмкинлеген күтәрде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан бу өлкәдә эшне киңәйтергә җыена.
Рөстәм Миңнеханов тагын нефть тармагында хезмәттәшлек буенча, «Татнефть» ГАҖ һәм «Дженерал Электрик» белгечләре катнашында, эш төркеме оештырырга тәкъдим итте.