Гипермаркетлар челтәре «Лента» Татарстан Республикасының кулланучылар базарындагы урынын киңәйтә. Компания агымдагы елда Казанда гипермаркет ачуны күздә тота. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Лента” гипермаркетлар челтәренең генераль директоры Ян Дюннинг белән очрашуында сүз шул хакта барды. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Бүгенге көндә Татарстанда “Лента”ның өч гипермаркеты бар – Әлмәттә, Чаллыда һәм Түбән Камада.
Бүген очрашуда билгеләнгәнчә, 2016 елда Казанда ачылуы планлаштырылган гипермаркеттан башка, "Лента" челтәрне үстерергә тели һәм тагын 1-2 гипермаркет ачуны күздә тота.
Ян Дюннинг Татарстан территориясендә челтәрнең зур икътисадый күрсәткечләрен, шулай ук урындагы товар җитештерүчеләр белән эшнең җайга салынганын билгеләп үтте.
Безнең эш урындагы товар җитештерүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлеккә нигезләнгән, дип белдерде Дюннинг. Әгәр дә кайбер регионнарда торгынлык булса, Татарстанда, киресенчә, күрсәткечләр үсеше күзәтелә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика территориясендә “Лента”ның күпләп сату складларын (бүлгеч үзәкләрен) булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, моңа бөтен шартлар да бар. Мисал итеп ул “Макдональдс” компаниясе эшен китерде (компания складлары Татарстанның Алабуга районында “Алабуга” МИЗда урнашканнар).