Илдар Халиков «Ир-ат сәламәтлеге» Россия җәмгыяте президенты Армаис Камалов белән очрашты

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Ир-ат сәламәтлеге» Россия җәмгыяте президенты, профессор Армаис Камалов белән очрашты. 
 
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да катнашты. 

Очрашуда катнашучылар Казанда «Ир-ат сәламәтлеге» XII халыкара конгрессын уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Искәртәбез, бу зур чара Татарстан башкаласында 2016 елның 16 июненнән алып 18 июненә кадәр барачак. Төп эш мәйданы «Корстон» КСКК булачак. Быел әлеге фәнни съездда 700 белгеч-табиб катнашачак дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International