Рөстәм Миңнеханов һәм SAP компаниясе вәкилләре Иннополиста компаниянең бүлекчәсен ачу мөмкинлеге буенча фикер алышты

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Иннополис шәһәрендә SAP компаниясенең бүлекчәсе ачылырга мөмкин. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның SAP компаниясенең Европа, Якын көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн белән очрашуы барышында сүз барды.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, элегрәк 2015 елның декабрендә Казанда очрашкан вакытта яклар хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшкән булган.

Сезнең компаниядән кирәкле мәгълүмат алынды һәм хәзер ул эшләнә, диде Татарстан Республикасы Президенты, һәм бүген башкарылган эшнең билгеле бер нәтиҗәләре турында сөйләшергә мөмкин инде.   

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, республикада компаниянең  программ продуктларыннан һәм эшләнмәләреннән эре предприятиеләр файдалана, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ, «КАМАЗ» һәм башкалар.

Очрашу барышында Иннополис шәһәрендә SAP компаниясенең вәкиллеген ачу мөмкинлеге буенча киләчәк адымнар, SAP белән бергәләп гамәлгә ашырыла торган проектларда катнашу өчен Татарстан белгечләрен җәлеп итү вариантлары, шулай ук белгечләрнең кадрлар резервын формалаштыру турында сүз барды.

Мөмкин булган хезмәттәшлек буенча кайбер тәкъдимнәр белән Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International