Бүген Петербург икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән Алтай крае арасында сәүдә-икътисадый, фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай крае губернаторы Александр Карлин кул куйды.
Чаралар планы икътисад, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм башкаларда төбәкләрнең хезмәттәшлеген күз алдында тота.
Моннан тыш, бүген форум кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Россия Федерациясе Сәнәгатьне үстерү фонды белән Татарстан Республикасы Сәнәгатьне үстерү төбәк фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, анда «Үсештәге проектлар» программасы буенча проектларны уртак финаслашу мәсьәләләре беркетелә. Документка Россия Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Алексей Комиссаров һәм Татарстан Республикасы Сәнәгатьне үстерү төбәк фонды җитәкчесе Айнур Айдельдинов имза салды.
Петербург икътисадый форумы кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Подмосковье 360» телеканалына интервью бирде.