Бүген К(И)ФУның «Уникс» КСКда Казан университетының юридик факультетын тәмамлаучыларның I халыкара форумын ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты. Форумга төрле елларда юридик факультетны тәмалаган барлыгы 500 кеше килгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән форумда катнашучыларны сәламләп, Илдар Халиков ассызыклаганча, әлеге форумны уздыру – КФУ өчен чыннан да тарихи вакыйга. Юридик факультет Казан университетында беренчеләрдән булып (212 ел элек) оешуга карамастан, әлеге вакыйга бүген генә уза. Юридик факультетны тәмалаучыларның очрашуы бөтен дөньяда таралган практика, диде Илдар Халиков. Аерым алганда, бу традиция Оксфорд һәм Кембридж кебек күренекле югары уку йортларына да хас.
ТР Премьер-министры оештыручыларга һәм юридик факультетның Попечительләр советы әгъзаларына рәхмәт белдерде. Шулай ук форумда катнашучыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сез монда безнең туган юридик факультетка, мөгаллимнәргә хөрмәт күрсәтү өчен илнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килдегез», - диде Илдар Халиков.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә бүген юрфакны тәмамлаучы 12 кеше эшли, шулай ук бер мөгаллим дә бар. Бу сыйфат күрсәткече, юридик факультет ия булган рух һәм энергия көче, диде Илдар Халиков.
Аннары ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясадылар
Форум кысаларында сессияләр һәм дискуссия мәйданчыклары оештырылачак.