Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Ауропа реконструкция һәм үсеш банкыннан чистарту корылмаларын төзекләндерү өчен кредит сорый
2010 елның 13 октябре, чәршәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков һәм Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча идарәче директоры Наталья Ханженкова Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы белән Татарстанның республика тәкъдим итә торган кайбер проектлар буенча хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан энергетика министры Илшат Фәрдиев, республика министрлык, ведомство һәм муниципаль берәмлекләре башлыклары, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының Идел буе федераль округы буенча вәкиллеге башлыгы Михаэль Хоффманн һәм башка рәсми затлар катнашты.
Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы делегациясе Казанга башкалабызда иртәгә старт алачак III “Евромани” Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен килде.
Илдар Халиков Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы вәкилләренә банкирлар Татарстан территориясендә проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Премьер искәртеп узганча, быелның июнендә “Ростехнологияләр”, «Daimler AG», Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы “КАМАЗ” ААҖ акционерлар капиталында үз өлешен арттырды. Килешү шартлары нигезендә, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы «Daimler AG» белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә “КАМАЗ” акцияләренең 4 процентын сатып алды, шул рәвешле партнерлар - «Daimler AG» һәм Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының уртак өлешен 15 процентка кадәр арттырды.
Наталья Ханженкова бу килешүне игътибарга лаеклы проект дип атады. “Бу Татарстанда инвестицион климатны яхшырту өчен мөһим билге булды, - дип ассызыклады ул. – “КАМАЗ” ААҖ акционерлар капиталында өлешне арттыру – без горурлана торган килешү”.
Илдар Халиковның сүзләренә караганда, муниципаль сектордагы проектлар Татарстан белән Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы арасындагы хезмәттәшлекнең мөһим аспекты булып тора. Очрашу барышында яклар, аерым алганда, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы акчаларын Әлмәтнең чистарту корылмаларын төзекләндерү буенча “Әлмәт-Водоканал” ААҖ инвестиция проектын үстерүгә җәлеп итү мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров хәбәр иткәнчә, проектның бәясе 1,4 миллиард сум тәшкил итә.
“Без Ауропа реконструкция һәм үсеш банкыннан әлеге проект өчен кредит алырга телибез, - дип ассызыклады ул. - Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы – яхшы шартлар һәм зур акчалар тәкъдим итүче социаль юнәлешле банк”.
Очрашуда шулай ук энергия нәтиҗәлелеге, торак-коммуналь өлкә, Казанның “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе белән хезмәттәшлекне дәвам итү өлкәләрендәге уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары каралды.
Наталья Ханженкова ассызыклап үткәнчә, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы проектларын гамәлгә ашырганда республика ягыннан финанс гарантияләре алу мөһим.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз