Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада эшмәкәрлекне үстерү өчен җаваплы чиновниклардан имтихан алырга тәкъдим итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерелде.
Бүген Татарстан Президенты рәислегендә узган киңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шәһәр, район һәм эре оешмалар башлыклары катнашты.
РФ Саклык банкының "Татарстан банкы" бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев, шушы көннәрдә IT-паркта беренче офлайн-чара узды һәм 300 кеше дизайн-фикерләү нигезләренә өйрәнделәр, дип белдерде.
Россия Саклык банкы белән Google компаниясенең "бизнес-класс" эшмәкәрләрен бушлай өйрәтү программасы республика районнарында көтелгәнчә популяр түгел. "17 июньгә 5654 кеше теркәлгән. Әмма бары тик 46 проценты, яки 2600 кеше генә актив шөгыльләнә", - диде ул.
"Без кече һәм урта бизнеска мөнәсәбәтне үзгәртергә телибез. Моның өчен кешеләрне әзерләргә кирәк. Бу искиткеч программа яңа дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге бирәчәк. Беренче чиратта, районда кече һәм урта бизнес өчен җаваплы һәр белгеч бу программаны узарга тиеш! - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мин бу эшне ахырына кадәр алып баруыгызны сорыйм. Программа тәмамлангач, укуларда булган иң яхшы белгечләрне чакырабыз һәм район вәкилләре өчен аттестация үткәрәбез", - диде республика Президенты.