Бүген Казан шәһәренең Үзәк стадиондагы җиңел атлетика манежында Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
4х100м эстафетасы нәтиҗәләре буенча беренче урынны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы яулады. Икече урында – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре, өченчедә – Татарстан Республикасы Хисап палатасы командасы.
Искәртәбез, Спартакиада 27 февральдән алып 25 декабрьгә кадәр бара. Чара Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру максатларында гамәлгә ашырыла.