Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда ( Корея Республикасы) Lotte World күңел ачу паркында булды һәм 123 катлы Lotte World Tower иң биек бинасын карады.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 19-20 июне) эш сәфәре белән Сеулда.
Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясе әгъзалары өчен күңел ачу паркын тәкъдир итү уздырылды.
Lotte Group – Көньяк Кореяның иң эре конгломераты, аңа 1967 елда Сеулда нигез салынган һәм ул төрле юнәлешле 60 компанияне берләштерә.
Россиядә 1997 елдан бирле Lotte Group компаниясенең Lotte Rus ярдәмче компаниясе эшли.
Lotte World күңел ачу паркы, түбәсе япкан иң зур тематик парк буларак, Гиннесның Рекордлар китабына кертелгән (128 мең кв.м.). Ел саен анда 8 миллион кеше күңел ача.
Паркның күп өлеше пыяла түбә астында. Парк ел буена ачык.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдир итү барышында бу проектка кертелгән инвестицияләр күләме белән кызыксынды. Парк җитәкчелеге вәкилләре хәбәр иткәнчә, инвестицияләрнең башлангыч күләме 400 миллион доллар тәшкил иткән, аннары ул 712 миллион долларга кадәр җиткән.
Татарстан Республикасы Президенты шундый паркны Казанда оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Безнең компетенцияләр, тәҗрибәбез бар, сезне Татарстан Республикасына чакырабыз, диде ул шундагы белгечләргә мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, быел Казанга 3 миллионга якын турист көтелә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе әгъзалары белән бергә 123 катлы дөньядагы иң биек бинага күтәрелде, бу бина хәзер Lotte World комплексында төзелә.