Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеул янындагы Пангё техно-үзәнендә булды.
Татарстан Республикасы делегациясенә паркның фәнни-техник мөмкинлекләре һәм алга таба үсеш перспективалары турында сөйләделәр. Сорауларга Пангё президенты Квак Жае Вон фәнде җавап бирде. Аның сүзләренчә, Көньяк Корея эшкуарларына Казан Kazansummit аша таныш, алар әлеге чараны югары бәяли.
Пангё 2015 елда ачылган, инвестицияләрнең гомуми күләме - 5 млрд. доллар. Ул Көньяк Корея техно-паркларының иң зурларының берсе.
Бүген 44 консорциум, 1200 компания - Пангё резидентлары, монда 72 мең кеше хезмәт итә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча керемнең гомуми күләме 74 млрд. доллар булды.
Пангёда ИТ-тармак Global ICT Hub зонасында үстерелә. Анда 80 резидент-компания бар. Аларның 10 % нано-технологияләр өлкәсендә эшли, 20 % - венчур компанияләре.
Пангё техно-үзәнендә өч җитимагый ярдәм үзәге бар (дәүләт финанслый): бөтендөнья тикшеренүләр һәм үсеш үзәге (Global R&D centre), креатив икътисад һәм инновацияләр үзәге (Center for Creative Economy and Innovation), стартап кампус (Startup Campus).
Рөстәм Миңнехановның Пангёдагы махсус территория "Зеро сити" турында тулырак мәгълүмат ишетәсе килде, анда пилотсыз автомобильләр тест узачак. Техно-үзән башкарма директоры Ли әфәнде хәбәр итүенчә, "Зеро сити"да шәһәр мөхитен булдыру планлаштырыла, анда тулысынча шәһәр шартлары булдырылачак.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Пангё техно-үзәне командасын Иннополис махсус икътисадый зонаны карарга дип Татарстанга чакырды.
Тулырак мәгълүмат - http://www.pangyotechnovalley.org/eng/index.asp