Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда I-KAIST компаниясенең күргәзмә залын карады. I-KAIST компаниясе 2011 елда KAIST (Korea Advanced Institute of Science and Technology) Корея алдынгы технологияләр институтының фәнни эшләнмәләрен комменрцияләштерү һәм мәгариф алымнарын алга этәрү максатыннан оештырылды.
Компаниянең соңгы эшләнмәләре арасында Touch Play - 47 дюймлы сенсорлы экран - өстәл. Әлеге җиһаз берничә бармак тиюен тоя.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясенә компания офисын күрсәттеләр, андагы интерактив системалар белән таныштырдылар. Әйтик, кунакларга мәгариф учреждениеләре өчен интерактив такталар, рестораннар өчен электрон меню системасын, кием кибетләре өчен "акыллы" киеп карау бүлмәләрен һәм башка системаларны күрсәттеләр.
I-KAIST платыормасы Кореянең 300 башлангыч, урта һәм югары мәктәбендә файдаланыла. Сенсор экраны технологиясен компания бөтен дөнья дәрәҗәсенә 2017 елда чыгарырга планлаштыра.