Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыкты
2010 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
'Хөрмәтле ватандашлар!
Ил буенча Бөтенроссия халык санын алу башлана. Яңа Россиядә гомумдәүләт күләмендәге мондый зур чара икенче тапкыр үткәрелә. Аның максаты - җәмгыятебез тормышының объектив сурәтен булдыру. Хуҗалыклар буйлап йөреп, билгеләнгән сорауларга җавап алу халыкның социаль-икътисадый дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Узган айларда моңа күпъяклы, зур әзерлек эшләре алып барылды, анда хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары, республика җәмгатьчелеге катнашты.
Халык санын алу нәтиҗәләре авыл-шәһәрләрнең, барлык муниципаль берәмлекләрнең алдагы социаль-икътисадый үсешен билгеләү, демография һәм миграция процессларын фаразлау, сәламәтлек саклау, пенсия белән тәэмин итү, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендәге реформаларны дәвам итү, бюджетның барлык дәрәҗәләрен формалаштыру өчен нигез булачак.
Безнең күпмилләтле республикада халык санын алу вакытында халыкның милли һәм тел структурасын ачыклаучы сораулар һәрвакыт зур игътибар уята. Кыскача әйткәндә, сүз Татарстанда яшәүче барлык халыкларының хәзерге милли-мәдәни хәле турында бара.
Шул ук вакытта республиканың Конституциясе буенча татар халкының милли-мәдәни үсешенә һәм бердәмлегенә аеруча әһәмият бирелә. Бу кешеләрнең чынбарлыктагы омтылыш-теләкләрен чагылдыра һәм җәмгыять тарафыннан хуплана.
Татарстан Республикасында милли сәясәт һәрвакыт барлык халыкларның мәнфәгатен күздә тотып, җәмгыятьнең рухи халәтен исәпкә алып үткәрелә. Татарстан Республикасының Милли сәясәт концепциясе дә нәкъ менә шуңа юнәлтелә. Һичшиксез, республиканың дәүләт хакимияте органнары киләчәктә бу принципларга тугры булачаклар.
Халык санын алу “Россиягә һәркем мөһим” дигән лозунг белән уза. Барлык татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, халык санын алуда һәркемне актив катнашырга чакырам. Аның уңышлы үтүе, объектив булуы һәм нәтиҗәләре бары тик үзебездән тора.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз