Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына эш сәфәре кысаларында Samsung D’Light күргәзмә залында булды.
Samsung Electronics бинасында урнашкан яңа технологик шоурум җитештерүченең бөтен яңа эшләнмәләрен тәкъдим итә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен была шоурум буйлап экскурсия оештырылды, анда кунакларга «Әйберләр Интернеты» технологияләрен һәм Samsung «акыллы йорты» ничек оештырылуны күрсәттеләр.
Татарстан Президенты Gear VR виртуаль хакыйкате күзлеген киеп карады, шулай ук Мәртәбәле кунаклар кенәгәсендә язма калдырды.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Samsung Electronics компаниясе президенты Парк Санг Джин әфәнде белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Samsung Electronics компаниясе җитәкчелегенә очрашу һәм тәкъдир итү өчен рәхмәт белдерде.
Без сезнең девайслардан актив файдаланабыз, сезнең перспективагыз бик зур, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Сезнең продуктлар тормышның барлык тармакларында да кулланыла, Samsung хәзер – бөтендөнья лидеры. Без очрашуыбызга бик шатбыз һәм ИТ-технологияләр өлкәсендәге юнәлешне активлаштырырга җыенабыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
«ICL-КПО ВС» ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков ЖК-панельләр җитештерү буенча Samsung Electronics предприятиесен «Иннополис» МИЗда урнаштырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел март аенда Samsung Skills үзәгенә Татарстаннан өч конкурсант-студент җибәрелгән.
Очрашу азагында Samsung Electronics компаниясе президенты Парк Санг Джин әфәнде ассызыклаганча: «Президенты ИТ-технологияләрне үстерү белән шулкадәр кызыксынган республика Россия Федерациясендә инновацион технологияләр үзәгенә әверелүенә ышанам».