Рөстәм Миңнеханов Монголиягә эш сәфәре кыла

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре  белән Монголиягә килде. Дәүләт башкаласы Улан-Баторда Татарстан Республикасы Президенты ил җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән хезмәттәшлек һәм товар әйләнешен арттыру мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барырга ниятли.    

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре  кысаларында Монголия Президенты Цахиагийн Элбэгдорж белән очрашачак. 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентының Монголия Премьер-министры Чимэдийн Сайханбилэг, Монголия тышкы эшләр министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Монголия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Лундэгийн Пурэвсурэн, Монголия Сәнәгать министрлыгының дәүләт секретаре Даваагийн Нямхуу белән очрашулары планлаштырыла. 

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре  программасында – «Гоби» кашмир әйберләре фабрикасы эшчәнлеге белән танышу, «Монголия – Татарстан» икътисадый форумында катнашу һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карау бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International