Ел тәмамланырга 2 ай ярым вакыт калып бара, ә Татарстанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәм 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарының 46,9 проценты гына уңайлы торак белән тәэмин ителгән. Кайбер муниципаль районнарда бу күрсәткеч тагын да кискенрәк. Арча районында тәэмин ителеш нибары -2, Биектауда -2,5 процент кына. Сабада бу күрсәткеч -8, Югары Осланда -10 процент, Әгерҗе, Баулыда 17-18 процент чамасы. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә яңгырады.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлары чыгышларыннан аңлашылганча, бүгенге көндә әлеге категория ветераннарны торак белән тәэмин итү программасын финанслау күләме 10 млрд. сумнан артып киткән. Республикага ике транш белән алынган бу федераль акчаларның яртысына якыны ветераннар өчен яңа торак төзүгә тотылган. 14 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән 11 мең 477 килешү төзелгән. Шуларның 3 меңнән артыгы тораклы булу өчен ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасын, 1 мең 600 дән артык ветеран ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша төзелә торган аз катлы яки шәхси йортларны, 437 кеше Казан шәһәрендә гамәлгә ашырылучы "Шәһәр халкына-торак" программасын сайлаган. Ветераннарның зур өлеше "икенчел" базардан әзер торакны сайлауга өстенлек биргән. Алар белән әзер торак сату-алу буенча 5878 килешү төзелгән булса, инде 5 333 ветеран торакларга күченгән дә.
"Әзер торак сатып алу аша ветераннарының яшәү шартларын яхшырту, аңа күчүдәге тоткарлыклар буенча бүген бернинди проблема юк", -ди хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин. Шәһәр-районнарда башка программалар буенча эшнең оештырылышы канәгатьләнерлек түгел әле. Республика буенча 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан ветераннарның яртысының әле яңа торакларга күчә алмавы шуны тагын бер кат раслый. Министр сүзләренә караганда, бүгенгә 45 муниципаль берәмлектә ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша ветераннарны тораклы итү буенча төзелгән килешүләр буенча нибары 380 ветеран гына яңа торакка күчкән. Бу ел ахырына кадәр 1145 ветеранны тораклы итәчәкләр. Тик моның белән генә йөкләмә үтәлми әле. 5 муниципаль берәмлек буенча 102 ветеранны тораклы итү киләсе елның гыйнвар-февраленә калачак. Дәүләт торак фонды аша социаль ипотека программасы буенча килешү төзегән 3 меңнән артык ветеранның бүген 674 е генә яңа фатирга күчкән. Тагын 2 мең 61 ветеранны тораклы итүнең ахыргы срогы итеп декабрь ае билгеләнгән. 8 муниципалитетта тагын 505 ветеранны яңа торакларга күчерүне киләсе елга калдырырга туры килә. Казан шәһәрендәге "Шәһәр халкына-торак" программасы буенча әлегә бер ветеран гына яшәү шартларын яхшырткан. Ел ахырына кадәр тагын 199 кеше тораклы ителсә, 238 ветеранны күчерү 2011 елга кала.
Эшләрнең болай акрын баруына өстәмә финанслар таләп ителү дә үз эзен салган. Ник дигәндә, бүген Россиядә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ ветераннар реестрында текәлүчеләр саны буенча Татарстанга тиңнәр юк (13 меңнән артык кеше). Алай гына да түгел, Айрат Шәфигуллин искәртүенчә, ел ахырына өстәмә күләмнәр үсеше буенча да Татарстан барысын уздыра. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министтры Марат Хөснуллин ветераннарны тораклы итүнең федераль акчалар исәбенә алып барылуын искәртеп, чиратта торучыларның зур темплар белән артуы сәбәпле, Татарстанга Мәскәүдән моның ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен ачыклау өчен тикшерү килү ихтималын кисәтте.
Премьер-министр Илдар Халиков та мондый тикшерүнең булу ихтималына шикләнми. Ул чиратның үсүен контрольдә тотуны ТР Прокуратуратурасы белән берлектә җаваплы министрлыкларга, муниципалитетларга йөкләде. Аның белдерүенчә, соңгы айларда торакка мохтаҗ ветераннар исемлеге шулай күпләп тулылануның берничә сәбәбе булырга мөмкин. Урыннарда квалификацияле эш йөртелмәү сәбәпле, ветераннар вакытында чиратка баса алмаган, яки аларны онытканнар, яки бу муниципалитетларның, социаль яклау органнарының бүленеп бирелә торган федераль акчаларны үзләштерергә теләп ясалган кыңгыр эше. "Сүз федераль акчалар турында бара. Социаль яклау органнары, хакимият башлыклары ялган документлар тәкъдим итә икән, мондый эш өчен аларны җинаять җаваплылыгы көтә", -дип кат-кат кисәтте Премьер.
Ә инде чираттагыларны вакытында тораклы итүгә килгәндә, Илдар Халиков төп эш күләмен бу ел ахырына кадәр башкарып чыгу бурычын куйды. Бу мәсьәләнең чишелеше атна саен видеокиңәшмәдә тикшереп барылачак.