Рөстәм Миңнеханов Монголия Премьер-министры белән нефть тармагы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголия Премьер-министры Чимэдийн Сайханбилэг белән нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште.

Очрашу ТР Президентының Улан-Батор шәһәренә эш визиты кысаларында үтте. Татарстан Президенты Монголия Премьер-министрына визитны оештыруда ярдәме һәм кызыклы программа әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген Татарстан үзенең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе кластерын үстерә. Республика территориясендә ике заманча нефть эшкәртү заводы (НЭЗ) бар. Шул ук вакытта нефть химиясе, автомобиль шиналары, мотор майлары җитештерү арта. 

"Монголия Сәнәгать министрлыгы Дәүләт секретаре сүзләренчә, сезнең ил нефть сәнәгатен актив үстерергә планлаштыра: кара алтын чыгару күләмен ике кат арртыру һәм өчләп НЭЗ төзү. Татарстанның нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә тәҗрибәсе зур һәм белемнәр, эшләнмәләр белән бүлешергә без шат булабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, Татарстан нефть тармагына белгечләр әзерләү өчен мәйданчык булдырырга әзер. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, НЭЗ төзелеше ил бюджетына уңай тәэсир итәчәк. Ахыргы продукцияне җитештерү, чималны экспортлауга караганда, зуррак өстәмә бәяне алырга мөмкинлек бирә, диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International