Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Яр Чаллы шәһәре мэры сайланды
2010 елның 15 октябре, җомга
Бүген Чаллыда икенче чакырылыш Шәһәр советы депутатларының беренче сессиясе булды. Анда Чаллы шәһәре мэры сайланды.
Сессияне муниципаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов ачты. Ул сессиядә катнашучыларны 10 октябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды.
Депутат Юрий Золотухин Васил Шәйхразиев кандидатурасын тәкъдим итте. “Шәһәр мэрын сайлаганда, без ярты миллион халык – кайчандыр шәһәр һәм “КАМАЗ” төзелешенә дип килгән иң көчле һәм ирек сөючән кешеләрнең балалары, оныклары һәм торыннары яшәгән территория өчен җавап бирәчәк кешене сайлавыбызны аңларга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте ул коллегаларына. – Узган сайлауларда Чаллы халкы тотрыклылык, куркынычсызлык, демократия һәм уңайлы яшәү шартлары өчен тавыш бирде. Боларның барысын да Васил Шәйхразиев тәэмин итә ала. Мэр вазифасына мин аның кандидатурасын тәкъдим итәм”.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында депутатларны шәһәр советына сайланулары белән котлады. “Узган сайлауларда Чаллы халкының актив катнашуы минем өчен куанычлы хәл булды. 66 процент – бу соңгы еллар өчен рекордлы күрсәткеч. Сайлауларны оештыручыларга, әлеге чараны югары дәрәҗәдә үткәрә алганнары өчен зур рәхмәт. Шәһәр советының әлеге составында төрле партияләр тәкъдим ителгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсен үтәп, Васил Шәйхразиев кандидатурасын шәһәр мэры вазифасына тәкъдим итәргә рөхсәт итегез. Соңгы алты айда ул бер үк вакытта шәһәр мэры һәм башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкарды. Васил Шәйхразиевның шәһәрнең лаеклы җитәкчесе булачагына чын-чынлап ышанам”, - диде ул.
“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да Васил Шәйхразиев кандидатурасын хуплады.
Шуннан соң муниципаль берәмлек башлыгы вазифасына бердәнбер кандидат булган Васил Шәйхразиевка сүз бирелде. Ул кыскача гына соңгы 5 елда башкарган эшчәнлеге, шәһәр ирешкән казанышлар хакында сөйләде. Мисал өчен, 5 ел эчендә Чаллыда бер миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастырылган. Чаллы Бизнес-үзәкне файдалануга тапшырып, “сакаллы төзелешләр” белән бөтенләйгә хушлашты. Чаллы халкының күпьеллык хыялы тормышка ашты – Тантаналар сарае, ашыгыч ярдәм станциясе төзелде. Бу чорда Чаллыда 800 йортка ремонт ясалды, 700 лифт алыштырылды.
Аннары депутатлар яшерен тавыш бирүдә катнашты. Тәнәфестән соң хисап комиссиясе депутатларны тавыш бирүнең нәтиҗәләре белән таныштырды. Тавыш бирүдә катнашкан 44 депутатның 39ы Васил Шәйхразиев кандидатурасын хуплады, дүртесе каршы тавыш бирде, бер бюллетень яраксыз дип табылды.
Шәһәр советының чираттагы сессиясе 25 октябрьгә билгеләнде. Анда яңа сайланган шәһәр башлыгы ант бирәчәк, аның урынбасары билгеләнәчәк, даими комиссияләр исемлеге, президиум расланачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз