Рөстәм Миңнеханов Монголиядә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Бүген Улан-Батор шәһәренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең ике көнлек эш сәфәре кысаларында Монголия Дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды.  

Аңарчы Рөстәм Миңнеханов Богдохан резиденциясе музей комплексында да булды, шулай ук Монголиянең Милли музее экспозициясе белән дә танышты. 

Театрның төп холлында картиналардан һәм Татарстан халык сәнгате һөнәрләре әйберләреннән күргәзмә оештырылган иде. 

Кунакларга сәламләү сүзләре белән Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Монголия башкаласына аның белән бергә министрлыклар җитәкчеләре, Россиянең алдынгы сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес-структуралары вәкилләре килгән. Бу Татарстанның Монголияне перспектив сәүдә партнёры буларак каравын белдерә, диде Татарстан Республикасы Президенты. Хезмәттәшлекне сәүдә өлкәсендә генә түгел, мәдәнияттә дә үстерергә кирәк.

«Бу  концерт Татарстан-Монголия багланышларын оптимальләштерүгә һәм үстерүгә этәргеч булар дип ышанам, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Бүген без җирле музейда булдык һәм Монголия тарихы һәм мәдәнияте турында күп нәрсәләр белдек. Без сезнең белән бик якыннар. Минемчә, бу концерт барышында сез таныш моңнар да ишетерсез». 

Монголия Мәгариф, мәдәният һәм фән министрлыгының Дәүләт секретаре Ш. Булга-Эрдэнэ билгеләп үткәнчә, бу концерт Россия белән Монголия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 95 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза. 

«Татарстан Республикасының күп гасырлык гореф-гадәтләре, бай тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте бар. Бүгенге кичә сәнгать сөючеләр өчен генә түгел, һәркем өчен гүзәл моң дөньясы булачак. Мин татар мәдәниятенең бер кисәкчеге белән танышу мөмкинлеге өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм», - диде ул. 

Аннары тамашачылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан нуры» оркестры, Айгөл Хәйри, Рөстәм Насыйбуллин, Ригина Вәлиева, «Болгар кызлары» өчлеге һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International